Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Армиягә чакыру яшен күтәрәләр

Хәзер армиягә 18 яшьтән алмаячаклар.

Русия гражданнары өчен хәрби хезмәткә чакыру яшенең түбәнге чиге 18 яшьтән 21 яшькә кадәр күтәреләчәк.

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законга Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан тиешле үзгәрешләр кертелә.

Шул ук вакытта чакыру яшенең югары чиген дә 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттыру тәкъдим ителә. Күчү этабы 2024 елдан 2026 елга кадәр дәвам итәчәк.

"2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр - 19-30 яшьлек, 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр - 20-30 яшьлек, ә 2026 елның 1 гыйнварыннан 21-30 яшьлек гражданнар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш", - диелә документта.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, ул гражданнарның урта гомуми/һөнәри яки югары белем алуын гарантияли.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия