Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аздан күңел була

Кунаклар баш табибның миһербанлы гамәлен җылы кабул иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүген, 25 декабрь көнне, район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге районның медицина өлкәсендә хезмәт куючы, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең әниләрен, гаиләләрен җылы очрашуга җыйды. Хәл белешүгә, Яңа ел алдынннан изге теләкләр ирештерүгә корылган әлеге чара чәй табыны артында узды.

Районның баш табибы Газинур Дәүлиев илгә батыр уллар үстергән аналар, һәм ил өстенә килгән авырлыкны җилкәләрендә горур күтәргән гаилә вәкилләрен үзе кабул итеп, һәрбарчасына да изге теләктә торуын, ир-егетләребезнең Җиңү белән туган якларына, кадерле кешеләре янына әйләнеп кайтуларын теләде һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды. Хастаханә җитәкчелеге егетләр турында «Моңарчы исән-сау булдылар, моннан соң да исән калсыннар», дигән теләктә.

Аздан күңел була, диләр, җитәкченең әлеге ихлас адымы мобилизацияләнгән райондашларыбызның әниләренә, хәләл җефетләренең күңелләренә бер мизгеллек кенә булса да рәхәтлек бирде, алар баш табибның миһербанлы гамәлен җылы кабул иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев