Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләр

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.

Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Әлеге тармак хезмәтчәннәре нинди генә ел килгәндә дә сынатмыйча, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Агымдагы елда  республикада игеннәрнең тулаем җыемы буенча алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекчелек тармагының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итеп, үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм, олы хөрмәткә лаек ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, белгечләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Олы хөрмәт белән район башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз котлау