Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Балтач кабагы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек (фото)

«Балтач кабагы-2024» бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны ихластан котлыйбыз!

Соңгы елларда «Хезмәт» газетасы редакиясе үз укучылары арасында ел саен диярлек кабак бәйгесе уздыра. Быел да матур гадәт буенча «Балтач кабагы-2024» бәйгесе оештырырга булдык. Бәйгедә барлыгы 29 кеше катнашты.

Бүген җиңүчеләрне редакциябезгә чакырып бүләкләдек.

Алдан хәбәр иткәнчә, Нормадан 90 яшьлек Флера апа Исхакова «Иң өлкән кабак үстерүче», ә Көек авылыннан Аяз Гыйләҗев «Иң яшь кабак үстерүче» булып танылды. Кызганыч, бүләкләрен алырга үзләре килә алмады. Конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, бүләкләребезне якыннарына тапшырдык.

Салавыч авылыннан Гөлшат Зәкиева «Иң зур кабак үстерүче» буларак җиңү яулады. Кабакның авырлыгы – 45 кг. 

Сосна авылыннан Риназ Фазылов «Иң күп кабак үстерүче»  номинациясендә  җиңүче булды. Риназ бүгенге көндә Балтачта булмау сәбәпле, бүләкләү чарасында әнисе Нәҗибә апа катнашты.

Риназ 15 сутый җирдә кабак үстереп, мул уңыш алган. «Быел кабакны беренче мәртәбә утырттым, болай ук күп булыр дип тә уйламаган идем, бик мул уңыш җыеп алдык», ди ул. Хуҗалыгында биш сыер һәм бозаулар асрый Риназ. Кабаклар да шулар өчен үстерелгән. 

«Иң оригиналь кабак үстерүче» номинациясендә җиңү яулаган Нөнәгәр авылында яшәүче Зөлфидә Тләкова үзе үстергән кабаклардан чын сәнгать әсәре иҗат итеп барлык райондашларыбызны шаккатырган иде.

Кунакка килгәндә дә буш кул белән килмәгән ул. Телеңне йотарлык кабак бәлеше белән сыйлап, бүген тагын сокландырды. Кулларыгыздан куанып яшәгез, Зөлфидә ханым.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев