Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач мәктәбе кызлары булдыра (фото)

Алабуга институтында мәктәп укучылары өчен «Педагогика – сәнгатьнең беренче һәм югары мәктәбе» республика олимпиадасы узды.

Республика олимпиадасында Балтач урта мәктәбенең  педагогик юнәлеш буенча укучы 10нчы сыйныф укучылары Шакирҗанова Азалия, Нуриева Адилә, Гордеева Камилла катнашты.

Олимпиада ике этапта узды: башта укучылар тәрбия темасына эссе язып жюри хөкеменә тапшырдылар.

22 февраль көнне Алабуга институтында икенче тур узды, анда 50гә якын укучы чакырылу иде, алар арасында Балтач мәктәбе укучыларын күрү аеруча куанычлы булды.

Читтән торып катнашу этабында Азалия Шакирҗанова 2 урын яуласа, теоретик турда беренче булды. Адилә исә – икенче, Камилла өченче урын яулады.

Команда белән катнашу турында Адилә белән Азалия өченче урынга лаек булды.

Олимпиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча Азалия Шакирҗанова икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Кызларны һәм аларны олимпиадага әзерләгән остазларны ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач олимпиада