Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач Сабан туе программасы

Ел буе көтеп алган бәйрәмебезне һәркем дә күңелле итеп үткәрсә иде.

Бәйрәмнең ачылу тантанасы 11:00 сәгатьтә булачак. Аннан соң мәйданыбызда төрледән-төрле уеннар гөрли башлаячак.

Көрәш келәмендә 8 сәгать 40 минуттан башлап, 55 яшьтән узган өлкәннәр; 2005 һәм аннан соңгы елларда туган 28, 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 70 һәм 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгындагы яшьләр; 65, 75, 85, 100 килограммга кадәр һәм 140 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында булган ир-егетләр бил алышачак.

Райондашларыбызның яраткан ярышларының берсе – ул, әлбәттә, ат чабышы. Бу көнне без ике яшьлек (ат йортында тәрбияләнүче) атларның (ябык ярыш), гарәп токымлы атларның, ярымтокымлы бияләрнең, ярымтокымлы айгырларның, Татарстанда туган чиста токымлы бияләрнең, РФдә туган чиста токымлы айгырларның, РФдә туган чиста токымлы бияләрнең чабышларын күрә алачакбыз. Ярышлар 12:30 сәгатьтә башланып китәчәк.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шулай ук кул көрәше, турникта тартылу, йөгереш, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартышу, тачка этеп йөрү, волейбол, бадминтон, кәҗәдә бәрешү, туры баганага менү, авыш баганага менү, утын кисү, сикереп әйбер алу, шахмат, чүлмәк вату, озынаякта узышу, балдак киертү, сулы чиләк белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, чаңгыда шуу һәм балалар өчен күп төрле уеннар уздырылачак.

Ел буе көтеп алган бәйрәмебезне һәркем дә күңелле итеп үткәрсә иде.

Редакциядән: язма район Сабан туен оештыру комиссиясе төзегән бәйрәм программасына нигезләнеп әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9