Балтач Сабан туенда ат чабышы төрдә узачак
Ат чабышлары – Сабантуй бизәге
Балтач Сабантуенда ярышлар биш төрдә узачак:
1. Ике яшьлек атлар (2022 елда туган) −1400 метр;
2. Ярым токымлы бияләр һәм гарәп атлары −1400 метр.
3. РФдә туган чиста токымлы атлар (2021 елда туган) −1600 м.
4. Ярымтокымлы айгырлар — 1800 м.
5. 4 яшь һәм аннан өлкәнрәк (2020 елда туган) чиста токымлы атлар — 1800 метр.
Ярышка теркәлү вакыты 10.00-12.00 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 12.45-13.00 сәгатьтә биреләчәк.
Атлар өчен мәҗбүри таләпләр:
- ярышларда катнашу өчен атның паспорты;
- ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә).
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
- саклагыч шлем (каска);
- паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
- 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев