Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач укучылары тиздән ялга туктый

Агымдагы атна ахырында укучы балалар 2022-2023 нче уку елының беренче чиреген тәмамлап куячак.

Көзге каникуллар 2022 елның 29 октябреннән башлана һәм 5 ноябрьгэ кадәр дәвам итәчәк.

Мәгариф идарәсе балалар нәтиҗәле хэм файдалы ял итә алсын очен 7 көнгә тәгаенләнгән төрле чаралар хэм ярышлар планлаштырган.
Ял вакытында чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм контроль исәпләү материаллары буенча сынау имтиханнары узачак.
Барлык мәктәпләрдә имтиханнарга, олимпиадаларга,төрле конкурсларга әзерлек максатыннан консультацияләр булуы көтелә.

Көзге каникуллар вакытында 14 гомуми белем бирү оешмасында мәктәп яны лагерьларында барлыгы 374 бала ял итәчәк.
Смена башында Дәүләт флагын күтәрү, мөһим темаларга сөйләшүләр , төрле ярышлар планлаштырыла, мәктәп түгәрәкләре , мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәләре, спорт һәм яшьләр бүлеге линиясе буенча спорт секцияләре эшләячәк .

Пушкин картасын тормышка ашыру кысаларында да күп класслар музейларга, театрларга экскурсияләр планлаштырган.
3-4 ноябрь көннәрендә "Кес-баскет" проекты кысаларында баскетбол буенча ярышлар уздырылачак, - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Балалар каникулларны көтеп ала. Кемнәрдер аны өйдә, кунакта уздырса, кемнәрдер актив ялны сайлый. Яллар ничек кенә узса да балаларга икенче чирекне туган мәктәпләрендә исән-имин башлап җибәрергә язсын.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев