Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач укытучысы форумда «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән бүләкләнде (фото)

Казанда беренче тапкыр Республиканың авыл укытучылары форумы узды.

Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Укытучылар белән авыл дан тота» республика форумы узды.

Биредә Балтач остазлары да катнашты.

Форум Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән Кече Лызи урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Плотникова Тамара Валентиновна бүләкләнде. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум тамара