Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачның гүзәл затлары мобилизацияләнгән райондашларыбызга йокы капчыклары тегә (+фото, видео)

Балтач мәктәбе укытучылары беренчеләрдән булып ярдәмгә кушылды

Үзмәшгуль тегүче Гөлнара Эркәева җитәкчелегендәге Балтачның бертөркем гүзәл ханымнары  мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән йокы  капчыклары (спальный мешок) тегә башлады. Әлеге изге эшкә иң беренчеләрдән булып Балтач мәктәбе укытучылары кушылган. Алар мобилизацияләнгән райондашларыбызга йокы  капчыклары өчен чехоллар теккән. Әлеге изге эшкә Хәйруллина Гөлнар, Низамова Фәридә, Зәйнуллина Гөлназ, Насыйбуллина Гөлшат, Закирова Эльвина, Галимуллина Рәзинә, Фазуллина Лилия, Бариева Альбина, Җәләлиева Илнара, Закирова Руфия, Салахова Финира үзләреннән зур өлеш керткән.

- Ватанны саклаучы егетләребезгә безнең куллардан күчкән җылылык көч-куәт бирсен. Исән-имин әйләнеп кайтсыннар, - ди укытучылар.

Йокы капчыклары тегәргә исә теләк белдерүчеләр арасында эшмәкәрләр дә, сатучылар да, бакча мөдире дә, тәрбиячеләр дә, экономистлар һәм бухгалтерлар да, чәчтарашлар да, гади хезмәткәрләр дә, лаеклы ялда булган апалар да бар.

Әлеге күләмле эшне башлаган чакта тегүчеләр дә булса, эш күпкә җайланыр иде. Киләчәктә әлеге сафларга аларның да кушылуын көтәбез.

- Ярдәм кулы сузган һәр кешегә олы рәхмәтемне белдерәм. Төп хезмәтләреннән тыш, күңел кушуы буенча кылган гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди Гөлнара ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев