Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачның яшь футболчылары кабат җиңү яулады. Котлыйбыз!

Тренерлар Илһам Шакиров һәм Фәрдүс Мөхәммәтҗановларның фидакарь хезмәте бу, рәхмәтнең зурысы аларга!

Вятка Аланы шәһәрендә «Интер» футбол клубында шөгыльләнүче балаларның 2024нче ел сезоны өчен финал уеннары булып үтте.

Балтачның 2014нче елгы балалардан торган 2 командасы (А һәм Б) да Алтын лигага үткәннәр иде.

Хәлиткеч һәм катлаулы уеннардан соң, «Интер-Балтач А» командасы, Малмыж һәм «Интер-Балтач Б» командаларын җиңеп, алтын медаль яулады. 

Сезонның «Иң яхшы уенчы»сы булып, «Интер-Балтач А» командасының капкачысы, Балтач гимназиясенең 4нче инженер сыйныфы укучысы Аяз Гыйззәтуллин танылды.

Шунысы да сөенечле: «Интер-Балтач Б» командасы да, икенче урынга чыгып, көмеш медальгә лаек булды.

Тренерлар Илһам Шакиров һәм Фәрдүс Мөхәммәтҗановларның фидакарь хезмәте бу, рәхмәтнең зурысы аларга!

Әниләр көне уңаеннан, Аязның әнисе Гөлнур Гыйззәтуллинага активлыгы өчен үзенчәлекле бүләк тапшырылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол