Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачның өч укучысы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды (фото)

Егет-кызлар барлык укытучыларына һәм әти-әниләренә чиксез рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Балтач урта мәктәбеннән — Динара Кәримова, Норма мәктәбеннән Ландыш Хәбибуллина рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

БДИны 100 баллга тапшыручы тагын бер укучы — Балтач урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Ярослав Иванов. Ярослав физикадан имтиханны 100 баллга тапшырган, математикадан исә 99 балл булган. Тагын бер 100 баллга нибары бер балл җитмәүнең бераз үкенечле булуын яшерми егет.

Кичә районкүләмендә узган чыгарылыш кичәсенә Динара, Ландыш, Ярослав бәйрәм сәхнәсенә әти-әниләре белән бергә күтәрелде. Аларны бу зур уңышлары белән район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе котлады.

Егет-кызлар барлык укытучыларына һәм әти-әниләренә чиксез рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Мөстәкыйль тормыш юлына аяк басучы егет-кызларның һәммәсенә уңышлар юлдаш булсын. Гыйлем һәм көчләрен изге максатларга юнәлтеп, кешеләргә хезмәт итсеннәр, районыбыз данын тагын да югары күтәрсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев