Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта ат чабышы сезоны ябыла. Кайчан?

Җирлекләрдән җыелган командалар өчен ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.00 — 10.00 сәгатьләр, ә ат чабышларына 9.30 — 10.50 сәгатьләр арасында башкарылачак.

7 октябрь — шимбә көнне «Сабантуй» паркы янындагы мәйданда сезон ябылу уңаеннан ат чабышы һәм механизаторлар арасында ярышлар узачак. Программага шулай ук трактор белән йөк күчерү бәйгесе дә кергән.

Бу ярыш ике яшьлекләр, чиста токымлы, ярымтокымлы айгырлар, бияләр һәм гарәп атлары, җирле атлар арасында үткәреләчәк. Чабышкылар 1200 — 1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашачаклар.

Җирлекләрдән җыелган командалар өчен ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.00 — 10.00 сәгатьләр, ә ат чабышларына 9.30 — 10.50 сәгатьләр арасында башкарылачак.

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:

• саклагыч шлем (каска);
• паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
• 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев