Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта бүген үзенчәлекле гаилә бәйрәме уза (фото, видео)

Бүген «Хыял» яшьләр үзәгендә Халыкара гаилә көне уңаеннан үзенчәлекле чара уза.

Бәйрәм кунакларын "Хыял" яшьләр үзәге каршында махсус фотозона каршы алды. Районыбызның парлы мөгаллимнәре бәйрәм истәлеге итеп фотога төште.

Бәйрәм башланганчы остазлар район ЗАГС бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелгән рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты.

Бәйрәм булгач сюрпризлар да булмый калмый. Хореограф Эрик Васинкинның вальс әйләнү буенча мастер-классы мөгаллимнәр өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды!

Бәйрәмдә 40тан артык укытучы гаиләсе катнаша. 

Бәйрәмне сәламләү һәм тәбрикләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы Гаилә