Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта язучылар район башлыгында булдылар (фото)

Тукай көннәре уӊаеннан килгән бертөркем язучыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин кабул итте.

Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала.

Бүген — 24 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, Балтачыбызга башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр килде.

Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә кабул итте. Шагыйрьләр, драматурглар һәм язучылар Балтач турында истәлекләре белән уртаклаштылар, Тукай көннәренеӊ нәкъ бу җирлектә үткәрелүенә шат булуларын белдерделәр. 

Район башлыгы бүгенге авыл тормышын тасвирлап, язгы чәчү эшләренеӊ торышына тукталды, районныӊ иҗтимагый тормышында Тукай исеме зур абруйга ия икәнен, аныӊ әнисе Мәмдүдә абыстайныӊ җәсәденә зиярат кылу изге эш, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай