Балтачта иң-иңнәр бүләкләнделәр (фото)
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллина атналык җыелыш вакытында районыбызда Яңа ел рухы тудыруда үз өлешләрен кертеп, район конкурсында җиңү яулаучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Шәхси хуҗалыклар буенча Нөнәгәрдән Закирова Гөлүзә — беренче, Фазылҗанов Рамил (Нөнәгәр), Раиф Нургалиев (Чутай) — икенче, Чепьядан Вера Ефремова һәм Югары Субаштан Рәнис Вафин өченче урын яулады.
Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәренә территорияләрне бизәү буенча районның оешма, учреждение, предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар арасында үткәрелгән конкурс җиңүчеләре дә бүләкләде.
- Хуҗалыклар буенча «Сосна» — беренче, «Татарстан» — икенче, «Алга» өченче булды.
- Җирлекләр арасында Нөнәгәр — беренче, Куныр — икенче, Бөрбаш өченче урынга лаек дип табылды.
- Оешмалар арасында Балтач газы — беренче, Балтач сөт-май комбинаты — икенче, Водстрой — өченче.
- Тройкалар парады буенча Татарстан беренчелекне яулады. Тимирязев исемендәге хуҗалык — икенче, Сорнай өченче урынга лаек булды.
- Җигүле атлар парады буенча призерлар рәтен Игенче, Алга, Маяк тулыландыра.
- Бизәлгән техникалар парады буенча Балтач сөт-май комбинаты җиңүче булып танылды, торак-коммуналь хуҗалыгы белән Балтач газы идарәсе икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев