Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта «Җиңү ашы» акциясе кысаларында хәләл ризыклардан гына тиз пешә торган коры ашлар хәзерли башладылар (видео)

Бу догалы ризык илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде!

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Әлеге изге эшкә һәркем бердәм өлешен кертә.

Ил төкерсә, күл була диюләре бик хак. Хәрби операция башланганнан районыбыз халкы бердәм булып акчасын да җыя, йон оекбашлар да бәйли, маскировкалау сеткалары үрә, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш кертә. Җиләк-җимешләрне киптереп, токмачлар кисеп, камыр ризыклары пешереп батырларыбызга ярдәмгә омтылган райондашларыбыз тагын бер саваплы эшкә алынды.

Балтачның «Җиңү ашы» дигән акция игълан ителеп барлык авылларыбызда хәләл ризыклардан гына тиз пешә торган коры ашлар хәзерләүгә керештеләр.

Бу догалы ризык илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде! «Туган якларыбызга исән — сау әйләнеп кайтырга язсын. Тәмле булсын батырларыбыз!»- дигән күңелне күтәрүче сүзләр язылган беренче 100 төргәкләнгән аш бүген гуманитар йөк белән хәрби операция зонасына китте.

Балтач районының #ПомощьСВО төркеме волонтеры Ленара Гарәфетдинова аңлатып узганча: коры, тиз әзерләнүче ашларны күп районнарда хәзерлиләр. Безнең районда бу башлангычны Пыжмара авылының яшь волонтер егете Ислам Әсхәдуллин күтәреп чыкты.

Башкалар эшләгәнне, без эшли алмабызмени дигән ният яңа эшкә юл сала. Районыбызның барлык авылларында аш әзерләү өчен яшелчә-ризыкларны киптерү эшенә керешәләр. Анысының да үз тәртибе. Тавык һәм сыер итен фәкать майсызын гына пешереп иттарткыч аша чыгарасы, киптерәсе. Кишер, чөгендер фольгага төреп пешерелә, бәрәңгене дә кабыгы белән пешерәсе. Болардан тыш төрле тәмләткечләрне, сохарины киптерүнең дә үз тәртибе бар.

«Бер кешелек капка, ике кешегә җитәрлек аш тутырабыз. Егетләребез иптәшләре белән бергәләп ашарлар. Кайнар су салганнан соң 10-15 минуттан әзер була торган ашлар ашарга да, әзерләргә дә җиңел. Туган яктан килгән ризык белән җылы сүзләр солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки ерак җирләрдә райондашларыңның ярдәмен, җылысын тою бик кирәк!» — диләр волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев