Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз хөрмәтенә стелла ачылды (фото)
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев катнашты.
«Ватан сакчылары» паркында, Республика көне уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш солдатларыбыз хөрмәтенә багышланган стелла ачылды.
Тантаналы чарада Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев катнашты.
2022 елның 25 июлендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Югары Башкомандующие Владимир Владимирович Путин хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгәне һәм казанышлары өчен өлкән лейтенант Гайнетдинов Рафил Фагыйл улына Рәхмәтен белдерде. Рафиль Фагыйл улы һәлак булуы сәбәпле, Владимир Владимировичның РӘХМӘТе — әтисе Гайнетдинов Фагыйл Фәләхетдин улына тапшырылды.
Хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә багышланган стелланы бастыруга зур өлеш керткәнәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты белән Шакирҗанов Искәндәр, Борһанов Шамил бүләкләнделәр.
Районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуы, гуманитар ярдәм әзерләүне оештыруда зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Балтач муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты Гарәфетдинов Фәнис Мәгъфур улы, Закиров Айрат Ринат улы, Корбанов Илсур Мансур улы, Сәләхетдинов Марс Низаметдин улы, Хадиева Ольга Михайловна, Хисматуллин Азат Мөдәрис улы, Хөснетдинов Зәбир Таһир улына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев