Балтачта мөмкинлеге чикле балалар өчен чыршы бәйрәме үтте
Быелгы бәйрәм чарасын үткәрү өчен Балтач сөт-май комбинаты иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Бүген «Хыял» яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә чыршы бәйрәме узды.
Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчксе урынбасары Илһам Гайнетдинов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
– Районыбызда ел дәвамында Сабантуйлар, төрле фестивальләр, марафоннар үткәрелә. Актив тормыш рәвеше алып барасыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа чаралар оештырыгыз, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез, – диде Илһам Фидәилович.
Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен әзерләнгән чара чыршы тирәли җырлап әйләнү, кызыклы конкурслар, Кыш бабай белән Кар кызы чыгышлары, концерт номерлары белән дәвам итте.
Быелгы бәйрәм чарасын үткәрү өчен Балтач сөт-май комбинаты иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев