Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта тагын бер төркем мобилизацияләнүче ир-егетләрне озаталар (+фото, видео)

Илдә өлешчә мобилизация башланганнан алып Балтач районыннан 140тан артык кеше хәрби хезмәткә алынды, бүген 32 кешелек чираттагы төркем өлешчә мобилизация кысаларында хәрби укуларга китте.

Бүген Балтач районыннан  мобилизацияләнүче төркем җыю пунктына юл тотты.  Аларны Балтач спорткомплексында туганнары, якыннары, дуслары, шулай ук район җитәкчеләре озатырга килгән иде. Иң элек алар Казанда хәрби өйрәнүләр үтәчәк.

Балтач бистәсендә яшәүче Мәгъфирә апа Әсхадуллина лачындай өч игезәк улларының икесен хәрби укуларга озатты.

- Балаларым, матурларым, исән-имин хезмәт итеп кайтыгыз, Аллаһы Тәгалә сезгә тазалык бирсен, калганнарга да тазалык, сәламәтлек насыйп булсын, илләр тыныч булсын, берүк, - дип изге теләкләрен ирештерде.

Шода авылыннан Йосыповлар гаиләсе дә бүген иң якын кешеләрен озатты.

- Без абыем Расилны озатабыз, - ди сеңлесе Илүзә. - Исән-сау йөреп кайтырга язсын.

Әнисә ханым Нигъмәтуллина исә улын озатырга килгән.

- Исән-сау, бәла-казасыз хезмәт итеп кайтсыннар, хәрби укулары да уңышлы булсын. Дөньялар тынычлансын, - ди ул күз яшьләре белән.

Амин шулай гына булсын, берүк.

Егетләрне озатырга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин исә:

- Мобилизацияләнгән гаиләләр тулысынча контрольгә алына. Бер генә гаилә дә, бер бала да онытылмаячак, - дип ышандырды.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

3

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев