Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта узган районның террорга каршы комиссия утырышында ниләр хакында сүз барды? (фото)

Балтачта районның террорга каршы комиссия утырышы узды.

Утырышта комиссия вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек мөдирләре, җирлек башлыклары катнашты.

Утырышның төп көн тәртибендә миграция мәсьәләләре каралды. Быел районыбызга читтән, төгәлрәге, Таджикстаннан  40 кеше эшкә кайткан, узган ел андыйларның саны 14 булган. Кече Лызи, Янгул җирлекләренә исә читтән  өч гаилә күчеп кайткан, диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов.

Икенче көн тәртибе буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова терроризм һәм экстремизмны профилактикау мәсәләсе буенча чыгыш ясады. 

Чепья авыл жирлегендәге террорга каршы ниләр эшләгәннәре хакында җирлек башлыгы Азат Нотфуллин сөйләде.

Көн тәртибендә объектларга паспорт бирү буенча да чыгыш тыңланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш террор