Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта ветераннар район буенча сәяхәт кыла (+фоторепортаж)

Матур гадәт буенча төрле елларда җитәкче урыннарда эшләгән ветераннарыбыз бүген Балтачның истәлекле урыннары буенча сәяхәткә чыкты.

Экскурсия «Шушма яр буе» паркы белән танышудан башланды.

Соңрак ветераннар «Ватан сакчылары» паркында булды.

Өлкәннәр Нормадагы һөнәр лицеенда булгач, соклануларын яшермәделәр. Биредәге зур үзгәрешләргә ихластан куануларын әйттеләр. 

Заманында биредә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Фәрит Габдрахманов сүзен рәхмәт белдерүдән башлады:

«Күптән күрешкән, болай итеп иркенләп бер аралаша алган юк иде. Менә никадәр район яңалыгы белән танышабыз. Таныш йөзләрне күргәч, күңелебез белән үзебез эшләгән елларга кайтып килгәндәй булдык. Мондый очрашуны һәм экскурсияне оештырган җитәкчеләргә рәхмәт», диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев