Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта хәрби бәрелеш ветераннары бергә җыелды (фото)

Батырлар даны мәңгелек.

Бүген - 1 июль, Хәрби хәрәкәт ветераннары көне. Исәннәр өчен чын бәйрәм көн, шәһит китүчеләрнең гаиләләренә искә алу көне. Шул уңайдан, әлеге көнгә турыдан-туры катнашы булган ватанпәрвәр райондашларыбыз Ватан сакчылары һәйкәле янына җыелды.

Башта төрле спорт уеннары булды, «Форпост» җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов лазер-таг уены да оештырды, СВО егетләренең оста һәм төз атулары сокландырды.

Бәйрәм район җитәкчелегенең изге теләкларе белән башланды, районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин хәрби ветераннарның эшчәнлегенә югары бәя бирде, хәрби комиссар Васил Вәлиев бүгенге көннең вәзгыятенә тукталды, ил сагында горур торучы егетләребез белән горурлануларын җиткерделәр, һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бүләкләүләр күп булды. Күрше-тирә районнардан да килгәннәр иде. Тематик музыка, җырлар үзәкне өзде, чара махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә куелган стелага чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев