Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта хокукый консультацияләр бирәчәкләр. Кайда һәм кайчан?

20 ноябрь-Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне

Бу көнне дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, адвокатлар һәм нотариуслар балаларның хокуклары, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр бирәчәкләр.
Моннан тыш, Прокуратура, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе (УФССП), Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре (ПДН), Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре (КДНиЗП), Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы, Мәгариф идарәсе, Социаль яклау бүлеге, Нотариаль палата һәм Адвокатлар палатасы хезмәткәрләре  18 ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә бу көнгә багышланган уртак чара уздырачаклар. Чара 10 сәгать 00 минутта башлана.
 
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү дәресләре районның мәгариф учреждениеләрендә узачак.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла:
- ятим балаларга;
- ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә;
- ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затларга;
- асраучыларга;
- инвалид балаларга һәм аларның ата-аналарына;
- балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау һәм саклау мәсьәләләре буенча авыр тормыш хәлендә булган башка гражданнарга.
Бу көнне бушлай юридик консультацияләр һәм лекцияләр үткәрү планлаштырылган. 
Балтач муниципаль районы халкыннан бу көнгә багышланган чараларда актив катнашуларын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев