Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Батырлык мәңгелек

9 декабрь - Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата - һәр шәһәрдә, һәр авылда төрле елларда Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алалар. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Мәктәпләрдә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Балтач төбәгендә туып-үсеп, сугыш...

9 декабрь - Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата - һәр шәһәрдә, һәр авылда төрле елларда Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алалар. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Мәктәпләрдә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелә.
Балтач төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары - Габдулла Гарифуллин (Яңгул), Хафиз Сабиров (Шода), Хәбибулла Ибраһимов (Куныр), Василий Булатов (Чутай), Гайфетдин Гыйльметдинов (Смәел), Бакый Рәхимов (Түбән Кенә) исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды.
Рәсәй Герое Олег Исаев (Иске Көшкәт), Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифовлар да районыбызның йөз аклыгы. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!
Шушы истәлекле көн уңаеннан, Рәсәй Герое Олег Исаевның Иске Көшкәт авылында гомер итүче әнисе Вера Петровна һәм әтисе Николай Степанович бүген 11.00 сәгатьтә Дәүләт Советы бинасында, ә 12 тулып 45 минутта Казан Ратушасында тантаналы чарада катнашачаклар. Шулай ук Исаевлар гаиләсенә һәм Социалистик Хезмәт Герое Рим Зариповның тол калган тормыш иптәше Люция ханымга олы хөрмәт йөзеннән күчтәнәч пакетлары биреләчәк.
Фото: yuzhnoebutovomedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250