Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Без Ватаныбызның иминлеген саклап кайттык» (фото)

Кызганычка каршы шушы ике ел эчендә бик күп егетләребезне җир куенына иңдерергә туры килде шул...

Запастагы хәрбиләр күбебез: «Без Ватаныбызның иминлеген саклап кайттык», дип әйтергә күнеккән. Әмма, арабызда туры мәгънәсендә илебезне, илебез чикләрен саклап кайткан егетләр дә бар. Тирән тарих төпкелендә актарынсак, Россиянең чик сакчылыгы структураларының ярты гасырдан артык тарихы бар. Ә 1918 елның 28 маенда В. И. Ленин Декреты белән чик буен саклау гаскәрләре булдырыла. Быел «пограннар» үзләренең 106 еллыкларын билгеләп үтә.

Шул ерак дәвердән бүгенгәчә пограничниклар үзләренең гомерләрен дә аямыйча илебез чикләрен саклыйлар. Без, десантчылар «Бездән башка бер кем дә» дисәк тә, халык телендә "элита«лы саналгаң, алай гына да түгел, вазыйфаларыбызны үтәгәндә һәр адымыбызны үлем сагалаган чик сакчылары, моряклар, очучылар һәм башкаларга да олы хөрмәт белән карыйбыз.

Бик күпләр десантчыларны «зәңгәр биретлылар» дип йөрткән күк, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне дә «яшел фуражкалылар» дип атый. Чик буе озынлыгы буенча без дөньяда беренче урында торабыз- илебезнең гомуми чик «сызыгы» 61 мең километрдан артык тәшкил итсә, шуның 22 мең километры гына коры җир аша үтә. Алда күрсәткән саннардан «чик сызыгының» өчтән ике өлеше диңгез-океаннар, елгалар, ягъни су һәм материкның ярлары белән чикләнүен күрәбез. Чик сагының әнә шул зур өлешен саклауны чик буе гаскәрләренең диңгез көчләре, чик саклау органнары тормышка ашыра. Шуңа күрә районыбыз чик сакчылары сафында моряклар да бар.

Моннан тыш илебез чикләрен хәрби һава көчләре- чик буе авиация частьләре дә саклый. Пограничниклардан илебезнен ботенлеген, тынычлыгын саклау буенча күтәрелгән махсус хәрби операциядә дә райондаш пограничникларыбыз да зур батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Араларында авылдашларым да бар. Араларында чирек гасыр элек чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан авылдашларыбыз Рәнис һәм Фәнис Фәйзрахмановлар да бар. Аларның һәммәсенә теләкләребез бер генә: илебезгә тынычлык иңеп, исән имин әйләнеп кайтырга язсын егетләребезгә. Аларны ут йотып көткән әти-әниләренең, якыннарының кичерешләре дә җаннарыбызны телгәли.

Кызганычка каршы шушы ике ел эчендә бик күп егетләребезне җир куенына иңдерергә туры килде шул...

Мәрхүмнәр арасында яшьлек елларын чик буе гаскәрләрендә үткән Ризванов Айнур Вазыйх улы, Вафин Рәдис Роберт улы, Минһаҗев Марсель Рәфис улы, Лаврентьев Владимир Николаевич, Булатов Алишер Ахмадович һәм Спиридонов Владимир Васильевичлар да бар... Бүген сугышчан дуслары алар яшәгән йортларга истәлек такталары урнаштырырлар.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыгышымны артык бизәклисем килмәгәнгә «актив пограннарны» санамаска булган идем. Шулай да бүген җылы өйләрендә йокласалар да, араларында ут эчендәге якташларыбыз белән даими элемтәдә торган иптәшләр бар. Ветераннар арасында МХОга ярдәм туплаучы волонтерлар да бар. Хәтта әнә Гаязов Шәүкәт, Нурисламов Ринат, Галимҗанов Рамил һәм Мөхәммәтҗанов Айратлар берничәшәр тапкыр гуманитар ярдәм белән якташларыбыз янында да булып кайттылар

Без, илебез Кораллы Көчләре ветераннары, һәр төр гаскәрләр вәкилләре үзара дус яшибез. Республикада, районыбызда, авылларыбызда яшәүче сугышчан дусларым- чик сакчылары, авиация, флотилия ветераннары, барыгызны да үз исемемнән һәм районыбызның ВДВ ветераннары исеменнән сезне, сугышчан дусларыбыз чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, исәнлек-иминлек телим. Ә якыннарын югалтканнарга тазалык, нык сабырлык бирсен. Илебез өчен шәһит киткән Геройларыбызның урыны җәннәттә булсын. Ил-йортыбызга тынычлык, Җиңү килсен. Амин.

Рамазан Фәрзиев,

ВДВ ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9