«Безнең заман геройлары» кемнәр алар?
Бүген Галәветдиновлар «Ватан өчен! Тынычлык өчен!» акциясендә катнашалар. Аның исеме астында Ватаныбыз хакына игелекле эшләр башкаралар.
«Безнең заман геройлары» республика премиясе һәм кечкенә геройлар форумы Татарстанда 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның быелгысында Мөхәрләмолар гаиләсеннән тыш тагын өч райондашыбыз бүләкләнде.
Иске Пукшинер авылыннан 17 яшьлек Ислам Илһам улы Әсхадуллин әлеге чарада «Яшь герой» исеменә лаек булды. Ул махсус операция башыннан ук блиндаж шәмнәре, маскировка челтәрләре ясый, шулай ук солдатларга файдалы үләннәр җыеп киптерә.
— 2024 елда мин бистәдә «Солдатка өйдәге аш» дигән ашлар тутыру өчен киптерелгән чимал җыю пункты ачып җибәрдем, бу эшне без Ленара Гарәфетдинова белән башладык һәм алга таба аның белән бергәләп бу юнәлештә эшебезне дәвам итәбез. Шуннан соң безгә Нөнәгәр, Куныр, Ор, Смәел, Сәрдек һәм башка күп кенә авыллар кушылып китте. Без бу эшкә башлангыч бирүчеләр булып торабыз. Кибетләрдә «Яхшылык тарт-малары» да урнаштырдым. Райондашларыбыз аларга товарлар салып та махсус хәрби операция зонасында булучыларга үзләреннән зур ярдәм күрсәтәләр, — ди Ислам.
Ирина һәм Марат Галәветдиновлар «Гуманитар ярдәм» номинациясендә бүләкләнделәр. Чөнки алар махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм җыеп, әлеге зонага 30 тапкырдан артык барган кешеләр. Марат Галәветдинов үзләренең гаражларында уллары һәм район активист-волонтерлары белән бергә иганәчеләр биргән 12 машинаны ремонтлап, фронтка озатканнар, ә унөченчесен бүгенге көндә ремонтлап, әзерлиләр.
— Машиналардан тыш, волонтерлык төркеме активистлары ярдәме белән төзелеш материаллары, дроннар, антидроннар, рацияләр, солдатларның гомерләрен сак-лап калуда ярдәм итә торган махсус җиһазлар, генераторлар, инструментлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре җыябыз. Хәрби машиналарга запас частьлар, тәгәрмәчләр бик күп сорыйлар, аларны алып илтәбез, — ди Ирина ханым.
Бүген Галәветдиновлар «Ватан өчен! Тынычлык өчен!» акциясендә катнашалар. Аның исеме астында Ватаныбыз хакына игелекле эшләр башкаралар. Сугышчыларга кирәк булганны һәрвакыт әзерлиләр. Кемгәдер аерым ярдәм итәбез димиләр, ә барысы да исән-сау булсыннар дип ротага ярдәм итәләр. Бүгенге көндә бу төркемнең волонтерлары махсус хәрби операция зонасында булучылар үтенече буенча гуманитар ярдәм туплыйлар. Ул җыелып бетү белән Галәветдиновлар яңадан юлга кузгалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев