Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген студентлар көне - барлык студентларны да бәйрәм белән!

25 гыйнвар - Студентлар көне

Бүген ул дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә, гәрчә бәйрәм итү программасы аерыла, әмма ул студент яшьләрдә бик популяр.

Районыбыздан барлыгы бер меңнән артык егет-кыз республикабызның төрле шәһәр һәм районнарында укып, һөнәр үзләштерә. Гыйнвар ахыры күпчелек студентларның иң авыр чоры, чөнки бу вакытта алар өстендә сессия сүзе «эленеп» тора. Уңышлы гына зачет-имтиханнарын тапшырып чыкканнары, шатланып каникул итә, ә уңышсызлыкка дучар булганнары уку йортларының караңгы коридорларын тагын таптарга мәҗбүр.

Бүген үткәрелүче әлеге бәйрәм белән һәрбер студентны ихластан котлап, укуыгызда уңышлар теләп калабыз. Әлеге  гүзәл чор тормыш китабыгызның мавыктыргыч, онытылмаслык бүлеге булып калсын! Югары максатлар куярга һәм аларга ирешергә курыкмагыз! Хыялларыгыз һәм кыю планнарыгыз тормышка ашсын!

Редакциядән: Әгәр син студент булгансың яки хәзерге вакытта студент икән комментарийларда уку йортыңны язып калдыр. Безнең арада әлеге тормыш дәресен үткәннәр күпме икән?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев