Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Борнак» техникалары әзерлек сызыгында (+фоторепортаж)

Узган атнада «Борнак» хуҗалыгында язгы кыр эшләре алдыннан транспортларның техник төзеклеген тикшерү чарасы булып узды һәм ул күрсәтмә эш булып торды.

Бу көнне «Борнак»ка район авыл хуҗалыкларының баш инженерлары, хезмәтне саклау инженерлары, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең җитәкче урынбасары Мөнир Халиков, Арча, Кукмара, Теләче, Питрәчтән техник күзәтчелек инспекторлары килгән иде. Җәмгыятьнең тракторлары юл кырыена тезелеп басып, чират буенча имтихан тоттылар. Бер транспорт чарасын дистәләгән кеше тикшереп, кимчелекләр урында ук механизаторга әйтелеп, теркәлеп барылды. Әлбәттә, 2023 елда техника күзәтүенә старт бирү, хуҗалыкта аны семинар итеп үткәрүгә әзерләнү зур җаваплылык сорый торган эш һәм алга китеп шуны әйтәсем килә, җәмгыять белгечләре дә, механизаторлар да үзалларына куелган бурычны тулысынча башкарганнар.

Хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов белән күптән түгел басылган әңгәмә барышында да ул җәмгытьтә соңгы елларда техника яңартуга зур басым ясауларын ассызыклап узган иде. Техника төзеклеген тикшерүдә катнашучылар да үзләренең соклануларын белдерделәр. Инде һәрбер тракторны, гади тел белән әйткәндә арбаларны тикшереп чыкканнан соң, хуҗалыкның машина-трактор паркына барып, андагы үзгәрешләр белән дә таныштырып уздылар. Җәмгыятьнең баш инженеры Рәдиф Нәҗипов механизаторларның нинди шартларда эшләүләрен дә күрсәтеп узды, читтән эшкә килүчеләр яшәр өчен бөтен шартлар тудырылган гостиница турында да сөйләде. Биредә бар җирдә тәртип, запас чатьлар да очы-кырыена чыгып булмаслык итеп бер өемгә өелмәгән. Аккумуляторларны куяр өчен дә аерым бүлмә булдырылып, һәрберсе өчен урын билгеләнгән. Семинар вакытында бу турыда «Сосна» җәмгыятенең хезмәтне саклау инженеры Фәрит Галипов: «Мин биредә бер ун ел элек булган идем. Мондагы үзгәрешләрне күреп, сок-ландым. Бик зур хезмәт башкаргансыз, молодцы», дип ассызыклап узды.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең җитәкче урынбасары Мөнир Халиков: «Техника әзерләү буенча районда эш башланганын күрдек. «Борнак» хуҗалыгында күргәзмә техника күзәтүе уздырдык. Әйтергә кирәк, техник күзәтүгә әзерләнгәннәр, афәрин, шулай да кимчелекләр дә бар. Алар барысы да теркәлеп барылды һәм язгы кыр эшләренә кадәр бетерелерләр дип ышанабыз. Механизаторларга әйтәсем килә, техниканы яз көне ничек әзерлисез, ел буена шуның белән эшли торган буласыз, хуҗалыкка да, үзегезгә дә файда китерсен өчен техниканы бүгеннән үк җиренә җиткереп әзерләп, эшкә керешергә кирәк. Тагын бер тукталасым килгән мәсьәлә – куркынычсызлык таләпләре. Эшләгәндә ул таләпләрне үтәргә кирәк, чөнки ел да республикабызда һәлакәтләр, бәхетсезлек очраклары булып тора. Аларны булдырмас өчен һәрберебез дә көчебездән килгәнчә тырышырга тиеш. Тәртип белән йөреп, техниканың утлары, тормоз, руль белән идарә итү җайланмалары дөрес эшләргә тиеш. Әле кар эремәсә дә, техникаларны буяп, тиешенчә әзерләнгәнсез. 2022 елдагы хуҗалык уңышлары турында җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Нәкыйпович бик матур итеп сөйләде, быел да шул югарылыкны саклап калырга язсын сезгә!».

Семинар Борнак мәдәният йортында дәвам итте. Биредә чыгыш ясаган вакытында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов мондый күрсәтмә техник карау уздыруның авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен үрнәк роль үтәвен ассызыклап узды. Бер-берсендәге техника тикшерүләре белән бәйле җитешсезлекләрне ачык-ларга ярдәм итү максатыннан эшләнелүен дә искәртте һәм мондый чаралар шактый уңай нәтиҗәләр бирүен дә җиткерде. Чыгышы вакытында ул тракторчыларга кагыла торган яңалыклар белән дә якыннан таныштырды.

«Борнак» җәмгыятендә бүгенге көндә барлыгы 19 берәмлек трактор бар, шулар арасыннан бер «МТЗ -82» быел алынганы. Кайбер механизаторлар икешәр техникада хезмәт куя һәм алар бер эшләренә дә моның белән зыян китермичә, үзләренә куелган бурычны тиешенчә үтиләр. Инде тиздән басу-кырларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак. Шофер-механизаторлар, белгечләр өчен бу бик җаваплы чор һәм аны уңышлы үтеп чыгарга да язсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев