Бүген кайларда авыл көне үтә?
Сабантуйлар якынлаша. Быел ул район авылларда 8-9 июнь көннәрендә узачак.
Бүген, 7 июнь көнне Бөрбаш, Көшкәтбаш, Чутай — 13.00, Борнак — 14.00 авыл көне узачак.
Сабантуйлар 8 июнь көнне Арбор, Салавыч, Карадуган, Куныр, Норма, Пыжмара, Смәел (Шеңшеңәр, Ор), Сосна, Түнтәр, Чепья, Субаш авылларында 10.00, Яңгулда — 11.00, Аланда 13.00 сәгатьтә башлана.
Ә 9 июнь көнне Балтачыбызда үтәчәк Сабантуйга чакырып калабыз! Башлана 10.00 сәгатьтә.
Татар халкының иң яраткан һәм иң көткән бәйрәме елдагыча бик күңелле булачак. Милли бәйрәмебезне бергәләп үткәрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев