Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – Татарстан матбугаты көне

Шул уңайдан, 90 елдан артык тарихы булган «Хезмәт» һәм «Азьлане» коллективын, мөхтәрәм ветераннарны, актив хәбәрчеләрне ихлас күңелдән күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм.

Журналист һөнәре элек-электән иң кирәкле, иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булган. Ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булуны, алар турындагы хәбәрне кичектермичә, вакытында халыкка җиткерүне күздә тота.
Район газетасы хезмәткәрләре, сез тынгысыз һәм иҗади хезмәтегез белән районның мәгълүмат дөньясын тәэмин итүгә зур өлешегезне кертәсез, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, халыкка әхлакый юнәлеш булып хезмәт итәсез. Сезнең эш сәгатьләре, яллар һәм бәйрәмнәр белән исәпләшмичә куйган тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкына иң соңгы хәбәрләр дә вакытында барып ирешә, тормышыбызны тагын да мәгънәлерәк һәм матуррак итәргә ярдәм итә. Район матбугатында күп еллар тырыш хезмәт куйган ветераннарга да хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, күңел көрлеге, кәеф күтәренкелеге телим. Иҗат кешесенең каләмнәре тутыкмасын, илһам чаткылары сүнмәсен! Татар матбугаты язмышының барыбызга да бәйле икәнен онытмыйк!

Ихтирам белән Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм