Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән сезне, райондашлар!

Милли бәйрәмебез - Сабантуйлары уңаеннан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлау-мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар! Хезмәт сөючән Балтач халкы! Туган җиребезне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне зурлап кайтучы кадерле кунаклар!

Сабантуй - борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм. Аны һәр милләт кешесе бердәм булып бәйрәм итә. Ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам, хезмәткә дан җырлаучы бәйрәм ул. Безнең бу уңайдан горурланырга хакыбыз бар: уңган авыл хужалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән чәчүне кыска срокларда төгәлли алдык, яңа уңышка бәрәкәтле нигез салдык. Сезнең эшчән кулларыгыздан, хезмәтегездән һәм һәр эшкә салган җан җылыгыздан башка гына матур киләчәк мөмкин булмас иде, шуңа да Сабантуебызның иң зур кунаклары - алар - авыл эшчәннәре, игенчеләр, терлекчеләр.

2016 елның 5 айлык нәтиҗәләренә күз салсак, төрле икътисади авырлыклар кичерүгә карамастан, илебездә, Республикабызда, районыбызда социаль тотрыклылык сакланып калды. Агымдагы елда район хезмәтчәннәре тырышлыгы белән районыбызда тулаем җитештерелгән продукция күләме 2 млрд. 578 миллион сумны тәшкил итте. Тулай продуктның 990 миллион 705 мең сумы - сәнәгать, 636 миллион 603 мең сумы - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләр өлеше, 85 миллион сумы - төзелеш оешмалары, 163 миллион 290 мең сумы - төрле хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, 437 миллион 376 мең сумы - хуҗалыклар өлеше.

Районда иң күп продукция җитештерелә торган өлкәнең берсе - авыл хуҗалыгы тармагы. Игенче-механизаторлар тырышлыгы белән былтыр 115 мең 907 тонна бөртекле ашлык җыеп алынды. Гектарыннан уртача 37,3 центнер ашлык җыеп, республикада беренче урынны яуладык. Бу, әлбәттә, тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм зур җиңү. Быел да бу биеклекне саклап калып, уңышка ирешергә дигән максат белән эшлибез. Чәчү кампаниясе барышында 39 500 гектар мәйданда сабан культуралары чәчелде. Шуның эченнән 21830 гектар мәйданда - бөртекле культуралар, 3100 гектарда - бөртеккә кукуруз, 3200 гектарда - терлек азыгы өчен аксымга бай рапс игелә. Терлекчелек тармагына килгәндә, ел башыннан 27 134 тонна сөт, 2300 тонна ит җитештерә алдык. Сөт җитештерү үсештә - бер сыердан 2600 килограмм сөт савып алынды. Алга таба авыл хуҗалыгының һәр тармагында тәҗрибәгә таянып, яңа технологияләрне кулланып, тотрыклы үсешне тәэмин итү безнең төп бурычыбыз булып кала.

Республика Президенты тарафыннан хупланган һәр программада да уңышлы катнашып киләбез, район җирлегендә төзелеш, капиталь ремонт эшләре даими рәвештә бара. Ярак-Чурма авылында күп функцияле үзәк төзелеп килә. Биредә мәдәният йорты белән бергә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашачак. Куныр һәм Иске Салавыч авылларында уен һәм спорт мәйданчыклары сафка басты. Яңгулда яңа модульле ветеринария пункты төзелеп, кулланылуга тапшырылды. Чутай, Сәрдегән, Шубан авылларында фельдшер - акушерлык пунктларына, Карадуганда һәм Ушмада күпфатирлы йортларда, Кенә мәктәбендә, Балтачның беренче номерлы һәм Кариле, Бөрбаш авылы балалар бакчаларында капиталь ремонт эшләре башкарыла. Күптөрле программалар халкыбызның тормыш яшәешен яхшырту, яңа урамнарда коммуникацияләр булдыру, юллар төзелешен тәэмин итүдә дә бик мөһим роль уйный.

Районыбызда быелгы уку елында 11 сыйныфны - 198, тугызынчы сыйныфны 422 укучы тәмамлый. Бүгенге көндә балаларның җәйге ялын файдалы һәм күңелле узарлык итеп эш оештыру безнең бурыч.

Районыбыз тормышын яңа гаиләләр теркәлү, балалалар туу, гаиләләр тулылану шатлыгы да бизәп тора. Ел башыннан районда барлыгы 60 никах рәсмиләштерелгән, йортларга ямь өстәп, 84 сабый дөньяга аваз салган.

Спортчыларның югары җиңү күрсәткечләре һәм ярышларга катнашу географиясе елдан-ел киңәя. Сабантуйның күрке булган татарча көрәш, кул көрәше командаларының республикада алдынгы урыннарда булулары, шулай ук хоккей командасының Башкортстанның Салават шәһәрендә үткән "Алтын алка" уенында 3 урын алуы, шашка-шахмат ярышларында Кариледән Чулпан Габделганиева һәм башкаларның зур җиңүләре спорт өлкәсендә ирешкән уңышларыбызның әле берничәсе генә.

Милли бәйрәмебез булган Сабантуйларда иркен мәйданнарда быел да бергә-бергә көч-гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынашыйк! Намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне кабул итегез. Һәрбер гаиләгә исәнлек, иминлек, бәхет-шатлык телим, бәйрәмнәребезне исән-сау үткәрик. Басу-кырларда яшел хәтфәдән күтәрелеп килгән игеннәребез шаулап үссеннәр, алтын көзләрдә мул уңыш биреп, безне тагын бер кат шатландырсыннар! Бәйрәм белән, сезне, йөзгә матур, эшкә батыр булган күркәм Халкым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250