Бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре
Һәр елның 21 нче апрелендә Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә ныклы урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.
Бүгенге җирле үзидарә халык хакимиятен, дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә бәяләп бетергесез зур роль уйный. Аның эшчәнлеге, хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрдә үзара хезмәттәшлеге республиканың һәм дә районыбыз үсешенең ныклы нигезе. Гражданнарга карата иң якын дәрәҗәдәге хакимият буларак, җирле үзидарә алдында төп бурычларның берсе – халык белән эшләү мәсьәләсе тора. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан җирле үзидарә хезмәткәрләрен, депутатларны, иҗтимагый актив гражданнарны һәм ветераннарны чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүегез, туган җиребез һәм район халкы турында кайгыртуыгыз, районыбызның тотрыклы тормышы һәм җаваплы хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм, гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәмнәр котлы булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев