Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дилүс халыкара агросәнәгать күргәзмәсеннән җиңү белән кайтты

"АГРОВОЛГА-2022" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россиядә беренче тапкыр уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария-ортопеды» конкурсы узды.

Анда бөтен республикадан 57 конкурсант катнашты. Ярышлар ике этапта узды. Беренче өлеше тояк макетларында осталыгын күрсәтүдән гыйбарәт иде, ә икенче өлеше  тере сыерда узды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов тапшырды. Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсеннән ортопед Вәлиев Дилүс катнашып икенче урынга лаек булды. Шулай ук ул «Иң яшь катнашучы» номинациясендә дә бүләкләнде.


Дилүс! Сине җиңүең белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да яңа үрләр яуларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев