Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаяз Шакиров: «Яңа ел — һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм»

Якынлашып килүче 2024 ел уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез!

— Хөрмәтле якташларым! Якынлашып килүче 2024 ел уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Яңа ел — һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. Ул һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул ук вакытта җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгаклар ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен уңай вакыт.

Балтач районы өчен 2023 ел әһәмиятле вакыйгалар һәм яңа казанышларга бай булды. 2024 ел да якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын.

Хөрмәтле райондашларым! Мин гомерем буе Балтач һәм туган авылым Нөнәгәр белән горурланып яшәдем һәм яшим. Райондашларыбызның тырышлыгы сокландыргыч. Бары тик хезмәт сөючән халкыбыз белән генә без һәрбер башлангычыбызны матур нәтиҗәләргә ирешерлек итеп башкарып чыгабыз. Районыбызда сакланып килгән милли бйрәмнәр дә, гореф-гадәтләр дә югалмасын, елдан-ел матур итеп үткәрелеп торсын иде. 2024 ел һәр йортка тынычлык, шатлык-куанычлар алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, иминлек телим! Яңа ел белән!

Фаяз Шакиров, Балтач районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау