Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Факел» клубы волонтерларны җыйды (фото)

5 декабрь — Халыкара волонтерлар көне.

Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, шәфкатьлелек, миһербанлылык, авыр хәлдә калганнарга риясыз ярдәм итәргә омтылу — кеше күңелендәге иң асыл кыйммәтләр.

5 декабрь — Халыкара волонтерлар көне. Әлеге көннең мөһимлеген искәртеп, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган күңелле чара уздырды.

Чарага, Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясенең тәҗрибәле волонтерлары белән беррәттән, бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаучы яшь волонтерлар чакырылды.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре волонтерлык буенча канат ныгыткан яшьләребезнең матур истәлекләре, изге эш белән шөгыльләнү дәверендә күңелләренә кереп калган хәтирәләре белән дә уртаклашкан.

Камилла: «Факел» клубына килеп эләгеп, мин волонтерлык юнәлешен бөтенләй башка яктан ачтым һәм яраттым, чөнки ул мәктәптәге волонтерлыктан бик нык аерыла. Миңа мөмкинлеге чикле балалар белән эшләү ошый. Аларга шатлыклы минутлар бүләк итү, йөзләрендә бәхет чаткылары күрү алга таба тагын да янып-ялкынланып эшләргә көч бирә".

Алия: «Волонтерлык дөньясы — изге йөрәклеләр өчен. Минем иптәш кызым белән бәйле булган бер мисал китерәсем килә. Ул «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы әти-әнисез калган балалар өчен уздырылган зур бер чарага килеп эләгә һәм бәйрәм барышында аны бер нәни бала йөгереп килеп кочаклый. Шушы мизгелләрдән соң дустымда киләчәк тормышын тәрбиячелек һөнәре белән бәйләү теләге уяна. Бүгенге көндә ул әлеге хыялын тормышка ашыру юлында.

Расил: «Волонтерлык өлкәсендә минем тәҗрибәм зур һәм бу минем яраткан юнәлешем. Киләчәктә дә аңа тугры калып, бу өлкәдә яңа үрләр яуларга телим. Чөнки волонтерлык яңа максат-хыялларга юл ача»

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясенең педагог-оештыручылары Равилә Равилевна һәм Гөлназ Камиловнага олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мондый остазлар булганда тормышта бер бала да югалмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев