Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдрахмановлар Татарстан гаиләләре фестивалендә катнаша (+фото)

Габдрахмановлар 14 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Казанда чыгыш ясаячак. Уңышлар телик үзләренә.

Казанда 19 мәртәбә Татарстан гаиләләре фестивале үтә.

Чарада райондашларыбыз — Яңгул авылында яшәүче Габдрахмановлар катнашачак.

Габдрахманова Диләрә «Ива мебель» фабрикасы җитәкчесе, «I’mjeans» тегү производствосын җитәкли, тормыш иптәше Ранил «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе. Габдрахмановлар гаиләсендә берсеннән-берсе матур өч бала үсеп килә. 11 яшьлек Сылу, 10 яшьлек Зифа һәм 5 яшьлек нәни Сара әти-әнисенең куанычы.

— Гаилә-кеше тормышында иң мөһиме. Бары тик мәхәббәт һәм татулык булган җирдә генә һәркем бәхетле булачак. Мин үземне иң бәхетле кеше дип саныйм, чөнки минем зур гаиләм бар, — ди Диләрә.

Габдрахмановлар гаиләсенең үз музее бар, анда ата-бабаларыннан калган төрле көнкүреш әйберләре саклана. Хәтта пластинкалы патефон да бар, ул бүгенге көнгә кадәр эшли. Шулай ук келәмнәр, бабаларының портсигары, савыт-саба, текстиль һ.б. сакланып калган.

— Өйдә бабай кулы белән эшләнгән шкаф (буфет) тора, мин аны реставрацияли алдым, хәзер мин анда кулдан эшләнгән уникаль савыт-саба саклыйм, ди Диләрә.

Габдрахмановлар 14 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтә Казанда чыгыш ясаячак. Уңышлар телик үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдрахмановлар