Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Гаилә архивыңны тапшыр» республика конкурсында катнашырга чакырабыз

Шәхси документлар коллекциясен, фотографияләр, фото, видео һәм башка шәхси материаллар тапшырып 20, 30 һәм 50 мең сум акча ота аласыз.

Сезнең гаилә тарихы Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында мәңге саклануын телисезме? Димәк, сезгә Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Гаилә архивынны тапшыр» конкурсында катнашуга гариза бирергә кирәк!

Шәхси документлар коллекциясен, фотографияләр, фото, видео һәм башка шәхси материаллар тапшырып 20, 30 һәм 50 мең сум акча ота аласыз.

Муниципаль этапка конкурс нигезләмәсе кысасында гаилә документларын Балтач районы башкарма комитетының архив бүлегенә түбәндәге адрес буенча килтерә аласыз: Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Ленин урамы, 45 йорт. Барлык кызыксындырган сораулар буенча архив бүлегенә 2-56-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Конкурсның муниципаль этабында җиңүче гаилә архивы документларының төп нөсхәләре — Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклауга куелачак. Архивка документлар тапшырылса да, авторлык хокуклары документ ияләрендә калачак. Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт архивы сайтында: https://clck.ru/38NXTJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив