Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаилә елына старт бирелде

2024 — Гаилә елы

Мәскәүдә һәм башкалабыз Казанда Россия Президенты В. В. Путин игълан Гаилә елына старт бирелде һәм бу мәртәбәле вакыйга безнең район өчен аеруча истәлекле булды.

Беренчедән, Мәскәүдә Идел буе округын нәкъ менә Татарстаннан, Балтач районыннан, «Россия» күргәзмә-форумы кырларында никахларын теркәгән яшь гаилә, райондашларыбыз Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим иттеләр. Алар символик гаилә учагы ялкынын Мәскәүдән Казанга алып кайтты һәм «Казан» гаилә үзәгендә узган тантаналы чарада язылышкан яшь парларга тапшырдылар. Ялкынны кабул итеп алучы яшь кәләш тә Балтачныкы, Куныр авылы кызы Диләрә Гыйльмуллина.

Шулай ук башкалабыз Казанда, Татарстан Республикасында Гаилә елын ачу уңаеннан, Казан Кремлендә тантаналы төстә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру чарасы узды. Күркәм гаиләләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзендә кабул итте.

Шунысы куанычлы, алар арасында райондашыбыз да бар. Гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге зур казанышлары өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Кариле авылында яшәүче Наилә Әбүбәкер кызы Галиевага «Герой-Ана» исеме бирелде.

Тантанада Наилә ханым алты улы һәм дүрт кызы белән катнашты.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Фото: https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/9365499.htm

Фото: https://vk.com/club122542774?w=wall-122542774_725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9