Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гимназиялеләр финанс грамоталыкка өйрәнеп, товарларын социаль челтәрләр аша рекламалап сатуга ирештеләр (фото)

Укучылар «Безнең киләчәк» дип аталган фирма астында телефон аслыклары ясап саттылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 5-7 сыйныф балаларында, шул исәптән Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә укучыларда эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында "Мәктәп бизнес-старт" эшлекле уены үткәрелә.

Уенның максаты балалар һәм яшүсмерләрдә кечкенәдән үк эшкуарлык күнекмәләрен һәм проект компетенцияләрен үстерү.

Балтач гимназиясе командасы ел дәвамында әлеге проектта катнашып зур нәтиҗәләргә иреште. Укучылар "Безнең киләчәк" дип аталган фирма астында телефон аслыклары ясап саттылар. Декабрь аенда Казан шәһәрендә узган хәйрия ярминкәсендә катнашып, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Финанс грамоталыкка өйрәнеп, товарларын социаль челтәрләр аша рекламалап сатуга ирештеләр.

Республика күләмендә проектта катнашкан 12 мең кеше арасыннан 120 кеше, ягъни 12 команда финалга кадәр барып җитте. Алар рәтендә, шәһәр командалары белән беррәттән, Балтач гимназиясе командасы да бар.

Гимназиялеләр Казан шәһәрендә эшлекле уенның финалында катнашып бизнес-проектларын якладылар һәм бүләкләнеп кайттылар. Котлыйбыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев