Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөлназыбыз бер дә тик тормый (фото)

Остазлар «Ел студенты»н билгеләгән.

Шушы көннәрдә КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында бик тә үзенчәлекле чара үтте.

«Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган ярыш журналның тарихи үткәне, зур тиражлар белән таралган чорлары, исем алыштыру һәм бүгенге көненә бәйле иде. Баш мөхәррир Лариса Маликова, баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина, әдәби мөхәррир Эльмира Закирова, бүлек редакторы Лилия Гәрәева үзләренең бөтен булган тәжрибәләрен студентлар белән уртаклашты.

«Сөембикә» журналы белән очрашу азагында жәйге практика һәм ижат эшләренә дә йомгак ясалган. Остазлар «Ел студенты»н билгеләгән. Елдагыча студенталарга журналист Гөлсинә Галимуллина үзенең бүләкләрен тапшырган.

Гөлсинә ханым инде берничә ел рәттән журналистика юнәлешендә үзенең премиясен булдырып, студентларны шатландырып килә. 
Быел әлеге бәхетлеләр арасында, райондашыбз Көшкәтбаш кызы 2 курс студенты Гөлназ Әхмәдиева да бар. Котлыйбыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев