Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле диңгезчеләр һәм Хәрби-диңгез флоты ветераннары!

Россия Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез!

Бу көнне без флот ветераннарын, бүгенге диңгезчеләрне, кораб төзүчеләрне, судно ремонтлаучыларны һәм Ватаныбызның иксез-чиксез диңгез киңлекләрендә намус белән хезмәт итеп, илебез халкының тыныч тормышын тәэмин итүчеләрне, фидакарь хезмәте белән Ватаныбызның диңгез белән бәйле тарихының яңа битләрен язучыларны искә алабыз, аларга хөрмәтебезне белдерәбез.

Әлеге матур бәйрәм якынлашканда чын күңелемнән нык сәламәтлек, бәхет, гаиләгезгә муллык, тынычлык, ветераннарга - озын гомер, яшьләргә - флотның данлы традицияләрен дәвам итүләрен, Ватаныбызның диңгез киңлекләрен саклау һәм яклау эшендә уңышлар телим.

31 июль көнне барыгызны да якыннарыгыз, туганнарыгыз белән бергә Балтачның Казан юлы өстендәге "Ватан сугышчыларына" обелискы янына чакырабыз. Тантана 10.00 сәгатьтә башлана.
Наил Хөснетдинов,
Флотчы ветераннарның район оешмасы рәисе.
Фото: floatingeye

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250