Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь балтачлыларга бәйрәм көннәре уңаеннан паспортлар тапшырылды

Җитәкчеләребез паспортта гаилә белән бәйле битләр булуын да искәртеп, киләчәктә аларның буш калмавын, яшь гражданнарга бәхетле киләчәк теләделәр.

Яшь балтачлыларга Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Респуликасы Конституциясе көннәре уңаеннан паспортлар тапшырылды.

Район мәдәният үзәгендә алда көтелгән бәйрәмнәр — Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре алдыннан 18 укучыга Россия Федерациясе гражданының беренче паспортлары тапшырылды. Бу вакыйга ата-аналар һәм якыннары катнашында тантаналы шартларда билгеләп үтелде.

Россия гражданы булу – зур хөрмәт. Паспорт алу-һәр яшүсмер тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Төп документны матур теләкләр белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова тантаналы рәвештә тапшырды.

Җитәкчеләребез паспортта гаилә белән бәйле битләр булуын да искәртеп, киләчәктә аларның буш калмавын, яшь гражданнарга бәхетле киләчәк теләделәр.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бүләкләү чарасында шулай ук Балтач районы «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Әлфия Тәкиева, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котлап, үз илләренең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт

erid: 2VtzqwTSgT9