Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инсафыбыз "Татар егете - 2022" исеменә лаек булды. Котлыйбыз! (+фото)

29 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Татар егете-2022» бәйгесенең финалы узды. 

«Татар егете-2022» бәйгесендә Балтач данын  Инсаф Хәлиуллин яклады. Бәйгедә финалга чыккан 11 егет көч сынашты.

- Без  ирекле формада үзпрезентация, кадак кагу, кул көрәше, "Ватаным өчен мин нәрсә эшләрмен?" дигән темага бер минутлык чыгыш ясау кебек биремнәр башкардык, – дип сөйләде Инсаф.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Татар егете-2022" исеменә Инсаф Хәлиуллин лаек булды. Хәер, моңа һич кенә дә шигебез юк иде, чөнки район этабында да бик уңышлы чыгыш ясап, әлеге исемгә лаеклы булуын дәлилләгән иде ул.

Инсафны, бәйгегә әзерләнергә ярдәм иткән мәдәният хезмәткәрләрен ихластан котлыйбыз.

"Хезмәт" газетасы журналисты Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев