Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү көне уңаеннан район башлыгы котлавы

Кадерле ветераннар! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар!

Илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә. Безнең районыбыздан гына да 12 меңгә якын кеше сугышка китеп, шуның 5981е мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган. Сугыш тәмамланганга 78 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелып, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салган. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев