Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгәне бүген кайгырт

Авыл агаена әйтәсе юк. Игеннәрдән югары уңыш алыйм дисәң яхшы орлык чәчәргә кирәк.

Район хуҗалыклары хәзердән үк алдагы елда чәчү өчен орлык әзерлиләр. «Татарстан», «Кама», «Активист» хуҗалыклары инде басудан ашлык кайта башлауга ук, яхшыларын гына сайлап җилгәреп орлыкка сала башладылар. Һәм инде күптән барлык чәчүлек материалны әзерләп бетерделәр. Һәр өчесендә дә орлыкларның тикшерелгән кадәресе кондицияле, тишелешләре югары, элита сортлары да шактый.

Гомумән, районда киләсе ел чәчүе өчен бөртек җитәрлек салынган. Күпчелек хуҗалыклар аларның басудан кайткан берен җилгәреп, чүп үләннәре орлыкларыннан арындырып бардылар. Белгечләр 1 килограмм орлыкта 40лап данә чүп үләне булса, бу инде аны чәчеп, күрәләтә басуны пычрату, ди. Үзегез исәпләп карагыз: чәчү нормасын 1 гектарга 250 килограмм бөртек дип алсак, гектар саен 10 меңләп данә чүп үлән орлыгын үзебез чәчеп йөрибез дигән сүз ич. «Борнак», «Труд», «Сосна», Тукай исемендәге, «Уңыш», «Яңа тормыш» җәмгыятьләрендә алдагы ел өчен чәчүлек материалны чистартуны соңгы көннәргә калдырдылар. Югыйсә, бу эшне көннәр җылы торганда эшләү нәтиҗәлерәк. Салкында бөртекләргә кагылу ныграк зыян сала, механик зарарлануы күбрәк була. Шуңа күрә кыш озын әле дип салкыннарны көтеп ятмаска кирәк. Кышка яз чәчү өчен җитәрлек кадәр орлык әзерләп керсәң, күңелең тыныч булыр.

Чәчүлек материалны кыйммәт бәягә читтән кайтарып йөрмәс өчен үзебездә дә орлыкчылык белән шөгыльләнүче өч хуҗалык бар. Алар - Тимирязев исемендәге, «Игенче», «Татарстан» җәмгыятьләре үзләренә чәчү өчен дә җитәрлек кадәр бөртекне чистартып әзерләп куйдылар, сату өчен дә бар. «Лабораториядә тикшерелгән кадәресенең сыйфаты әйбәт, чәчүлек материалларын яхшыртырга уйлаучылар булса рәхим итсеннәр», ди район орлыкчылык инспекциясе белгече Ирек Галимов. «Татарстан»да бодайның, арпаның, солы белән борчакның элита сортлары бар. «Игенче» бодайның, арпаның, Тимирязев исемендәге хуҗалык арпаның, борчакның оргиналь сортларын булдырдылар. Дөрес, әлегә үзләре өчен. «Кама»да, «Маяк» белән «Яңа тормыш»та борчак орлыгы әйбәт. Кайда нинди культураның орлыгы әйбәт, белешеп, килешеп алыштыру юлы белән дә чәчүлек орлыкларның сыйфатын яхшырту хәстәрен күрергә хәзер бик уңай вакыт. Кыскасы, бүген кайгыртмасаң, иртәгә ни чәчерсең?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250