Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлларда төзек техника гына йөрергә тиеш!

Ел саен дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте җитәкчелеге район халкы белән безнең хезмәт буенча борчыган мәсьәләләрне белү, аларны хәл итүдә ярдәм итү өчен очраша.

Күптән түгел ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров Балтачта гражданнарны кабул итте.

Райондашларыбыз Рәдис Рафиловичка һәм Балтач районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы, инспектор Марат Габдрахмановка үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерә алдылар. Без дә үз чиратыбызда Рәдис Кадыйров белән сөйләшеп алдык.

– Рәдис Рафилович, әйтегез әле, безнең районда гражданнарны кабул итү ничек узды, техника хуҗалары нинди сораулар күтәрде?

– Ел саен дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте җитәкчелеге район халкы белән безнең хезмәт буенча борчыган мәсьәләләрне белү, аларны хәл итүдә ярдәм итү өчен очраша. Бу юлы да балтачлылар мөрәҗәгать иткән кайбер сораулар буенча урында ук ярдәм итә алдык, кайберләре буенча әле эшләп бетерәсе бар. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны исәптән төшерү һәм теркәү документларын торгызу, техник тикшерү узу, шулай ук уку процессын оештыру һәм тракторчымашинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды. Шуны искәртеп узасым килә, идарәдә 2024-2027 елларда коррупциягә каршы программа гамәлгә ашырылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең барлык хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелде һәм алар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнаштырылды. Ягъни, безгә мөрәҗәгать итүче граждан электрон рәвештә заявканы я телефон аша, я компьютер аша дәүләт хезмәтләре порталында бирә ала. Инспектор бу гаризаны карый, документларны әзерли һәм гариза бирүченең кабул итүгә килергә мөмкинлеген билгели. Гражданин бүлеккә килә һәм әзер документларны ала. Бу мөрәҗәгать итүченең һәм Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәренең вакытын экономияли.

Рәдис Рафилович, елның-елында районыбыз хуҗалыкларында булган һәм шәхси хуҗалык карамагындагы транспорт чаралары техник күзәтү уза, ә бит арада уза алмаганнары да бар?

– Әйе, андыйлар бар һәм техник күзәтү узмыйча, алар урыныннан кузгалырга тиеш түгел. Техника ел саен техник карау узарга, исәптә торырга, аңа утырачак кешенең йөртү хокукы таныклыгы булырга тиеш. Элегрәк алынган таныклыкның срогы чыккан булса, яңасына алыштырылган булуы зарур. Әгәр механизатор техник күзәтү узмаган техника белән юлга чыкса, аңа 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф каралган.

Хәзер техниканы, аерым алганда тракторны үзләре ясаучылар да аз түгел. Андый техниканы исәпкә куеп буламы?

– Юк. 2020 елга кадәр була иде әле. Трактор яки башка техника ясаучы сертификат бирүче оешмадан бөтен документларны алып, бездә исәпкә куйдыра ала иде. Хәзер бу тәртип бетерелде.

erid: 2VtzqwTSgT9

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9