Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ихлас теләкләр

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!

Борынгыдан ук халкыбыз язгы кыр эшләре тәмамлангач, табигатьнең яшеллеккә төренгән ямьле чагында җыелып бәйрәм итә торган булган. Бу күренеш һәр милләт халкына хас. Районыбызда гомер итүче удмурт милләте вәкилләре дә елның-елында үзләренең милли бәйрәме — Гырон быдтонны зурлап үткәрә. Эшкә тырыш, бердәм, милли җанлы удмурт халкын бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 

Бәйрәм рухы күңелләргә сүнмәс дәрт иңдерсен, һәр йортка иминлек, сәламәтлек китерсен. Тормышларында бәхет-шатлыклар мулдан булсын, хезмәт үрләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим. Район тормышын тотрыклы шартларда яшәтүдә сезнең өлеш гаять зур. Киләчәктә дә бергә-бергә гел шулай дус-тату яшәргә, эшләргә язсын. Бәйрәмнәр котлы булсын!

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев