Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Изге теләк, изге сүз

Социаль хезмәткәр булып бары тик күңеле рәхимле булган, үзен башкаларга багышлый алган кешеләр генә эшли ала.

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Җәмгыятебез ничек кенә алга китмәсен, кайгыртуга мохтаҗ кешеләр даими янәшәбездә. Аларны яклауны һәм кайгыртуны социаль хезмәткәрләрдән башка гына башкарып булмас иде. Ялгыз өлкәннәребез, физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз, ветераннарыбыз, ятим балалар, аз керемле гаиләләр дәүләтебез ярдәменә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр булып бары тик күңеле рәхимле булган, үзен башкаларга багышлый алган кешеләр генә эшли ала. Әлеге һөнәр шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату, хөрмәт итү кебек сыйфатларны үз эченә ала.

Районда социаль яклау бүлегенең тотрыклы эшчәнлеге булдырылган, социаль хезмәткәрләребезнең эшләренең сыйфатын яхшырту юнәлешендә камиллеккә омтылышлары зур. Янәдән бәйрәм белән котлап, районыбызның социаль хезмәткәрләренә җаваплы эшләрендә зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, сабырлык, күңел матурлыгын җуймый яшәүләрен телим.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм социаль яклау бүлеге