Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кенәбаш егете - район кыр батыры исеменә лаек

Шулай ук алдынгылар сафын сыер савучылар - «Кызыл юл»дан Ләйсән Габдылхаева һәм «Активист»тан Маргарита Федорова тулыландыра.

Быел районыбызның кыр батыры исеменә чәчү алдынгысы - "Игенче" хуҗалыгы механизаторы Раушан Фәйзрахманов лаек булды. Әлеге батырыбыз 2021 елда да алдынгылыкны яулап, районда беренче булган иде.

Озак еллардан бирле хуҗалыкта эшләүче Раушан Мансур улы нинди генә техниканы иярләсә дә, уңышлы эшләве белән мактала. Андыйлар турында техника җене кагылган кеше, диләр. Без дә кыр батырын зур тырышлык бәрабәренә ирешкән җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Сәламәтлек, гаиләсенә тигезлек, балалар бәхете күреп яшәвен телибез!

Шулай ук алдынгылар сафын сыер савучылар - "Кызыл юл"дан Ләйсән Габдылхаева һәм "Активист"тан Маргарита Федорова тулыландыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев